Соңгы елларда авыл хуҗалыгы ярминкәсе өчен “Воздвиженский” агрокомплексы билгеләнгән иде. Ләкин аның шәһәрнең бер читендә булуы сатып алучыларның гына түгел, сатучыларның да саны кимүгә китерде. Ярминкәләрне янә шәһәр үзәгендә уздыра башлау аңа элеккеге популярлыгын кайтарды.
Бөгелмәлеләр өчен анда ит, яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, сөт продукцияләре, ашлык, тере балык, кош-корт һәм бал тәкъдим ителде
Ярминкәдә барлыгы 2 миллион 440 мең сумга азык-төлек продукциясе сатылган.