Яшьләр ритмында: Бөгелмәдә беренче яшьләр форумы үтте

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә яшьләре Казан инновация университетының Бөгелмә филиалы бинасына җыелды. Форумның максаты – яшьләрне җәмәгатьчелек эшенә җәлеп итү. Аның кысаларында, яшь буын инициативаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән социаль-әһәмиятле проектлар төзеде. Алар буш вакытларын файдалы үткәрергә, актив җәмәгать, эшмәкәрлек юнәлешендә эш алып барырга тели. Тәкъдим ителгән проектлар шуларны үз эченә алган да. 
Яшьләр Бөгелмәне ничек күрә, аларга нәрсә җитми һәм биредә нәрсә үзгәртер иде? Оештыручылар шушы сорауларга җавап табарга теләде. 
“Сезонлы квест”, “Скейт-парк”, “Яшьләр темпында” – болар тәкъдим ителгән проектларның бары берничәсе генә. Шушылар иң кызыклылары дип табылды. Яшьләр – максатчан, алар аны форум барышында дәлилләде. 
Форумда хакимият вәкилләре дә катнашты. Алар арасында – яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин, шәһәрнең баш архитекторы Марсель Каюмов һәм башкалар. Җитәкчеләр яшьләрнең яңа карашы белән сугарылган идеяләрен җитди кабул итте. 
Студентлар, мәктәп укучылары булуга карамастан, араларында көн кадагындагы темаларны күтәрүчеләр дә булды. Шуларның берсе Губино исемендәге ял-сәламәтләндерү лагерен торгызу һәм яңарту эшләрен башкаруга юнәлтелгән иде. 
Форум көн дәвамында барды. Катнашучылар, командаларга бүленеп, дистәгә якын социаль әһәмиятле проектлар әзерләде. Кемнәрдер бию һәм алып баручылар мәктәбе ачар иде. Икенчеләре үзенең киләчәге өчен борчыла. 9нчы сыйныфка якынлашып килгәндә инде үзеңнең кем булачагыңны, кайсы фәннәрдән имтихан тапшырасыңны ачыктан-ачык белү кирәк. Дөрес юлны сайлау, күңелеңә якын һөнәр белән танышу өчен алар өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү үзәге кирәк булуын белдерде.
Форум барышында яңгыраган фикерләр, идеяләрне тормышка ашыру өстендә яшьләр эшләргә һәм хакимият вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Чөнки яшьләрнең фикере ишетелергә хокуклы.

Ләйсән Бикбулатова.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International