Бөгелмәдә актерлык осталыгы фестивале узачак. “Театраль дулкын” проектының авторлары – шәһәрнең мәдәни-мәгърифәтчелек эше үзәге.
Актерлык осталыкларын бөгелмәлеләр Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтәчәк. Фестивальдә театр колллективлары һәм аерым шәхесләр дә катнаша алачак. Бәйге берничә категориядә: 7-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр һәм төрле яшьләр арасында узачак.
Оештыручылар, фестиваль Бөгелмәдә театр сәнгатен үстерергә ярдәм итәр, тормышка иҗади яктан карау тәрбияләр дип ышана.
“Театраль дулкын” фестивалендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 25 октябрьгә кадәр culturabmr@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-47-47.