Ул 9.00 сәгатьтә Үзәк мәчеттә үтәчәк.
Белемнәрне сынау эше язма тест рәвешендә башкарылачак. Катлаулыгы ягыннан 100 сораудан торган 3 вариант эш каралган. Викторинаны уздыру вакыты – 1 сәгать. Һәркемгә шәхси язма тест бирелә. Эшне башкаручы бернинди әдәбият кулланырга, кайдандыр карарга яки сорарга тиеш түгел. Вакыт үтү белән комиссия экзамен билетларын җыеп ала, балларны һәм дөрес җавапларны саный. Комиссия карары буенча, иң күп балл җыйган балалар бүләкләнәчәк.
Катнашучыларны теркәү мәҗбүри: bugulma-muhtasibat@mail.ru
Хатта исемеңне, фамилияне, әтиеңнең исемен, туган елыңны, мәктәпне күрсәтергә кирәк.
Катнашучыларны теркәү – 31 октябрьгә кадәр.
Тел.: 4–16–98, 89377766998
Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте.