ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышы бер минутлык тынлык белән башланды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы Президиумы  утырышның көн тәртибенә 33 мәсьәлә тәкъдим иткән иде (9 закон проекты беренче,  өчесе - икенче, берсе өченче укылышка чыгарыла).

 “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”  закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.       

Депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Конституция суды турында", “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында” һәм  “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” закон проектларына кертеләчәк үзгәрешләрне караячаклар.

 “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты өченче укылышка, “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”,  “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”,  “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары икенче укылышка чыгарыла.

Парламентның профиль комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин, Светлана Захарова һәм Леонид Якунин көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышының түбәндәге көн тәртибен расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Казан шәһәренең  Совет суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында” 508-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. “Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында” 505-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 499-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”              500-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” 453-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

8. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”         492-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

9. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 472-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

10. “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 487-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

11. “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 40 һәм 41 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 496-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында” Татарстан Республикасы Законының 20 статьясына үзгәреш кертү хакында”                    504-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 489-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. “Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 494-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” 491-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. “Татарстан Республикасы территориясендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 497-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”  501-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

18. “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законының 26 һәм 28 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 503-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. “Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына һәм “Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 509-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты хисабы.

21. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясына үзгәреш кертү хакында” 514483-7 номерлы федераль закон проекты турында (гадәттән тыш хәл режимы шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

22. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.25 статьясына Россия Федерациясенең валюта законнарын бозган өчен җаваплылык чараларын либеральләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 518084-7 номерлы федераль закон проекты турында.

23. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 8.32 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”                 525840-7 номерлы федераль закон проекты турында (янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен урман янгыннарын кисәтү максатларында административ җаваплылыкны арттыру өлешендә).

24. “Аерым төрдәге юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар турында” Федераль законның 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

25. “Су белән тәэмин итү һәм су җибәрү турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 509085-7 номерлы федераль закон проекты турында (үзәкләштерелмәгән су җибәрү системасын гамәлгә кертү өлешендә).

26. “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясына үзгәреш кертү турында” 503123-7 номерлы федераль закон проекты хакында (проект документациясе дәүләт экспертизасы үтәргә тиешле объектлар исемлеген киңәйтү өлешендә).

27. “Россия Федерациясе Җир кодексының 3936 статьясына һәм “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

28. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 512759-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының хуҗасыз йорт хайваннарын аулау һәм асрау буенча вәкаләтләрен төгәлләштерү хакында).

29. “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” 546348-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре хакында илкүләм докладны әзерләү һәм бастырып чыгару срогын үзгәртү өлешендә). 

30. “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында” Федераль законның 3 статьясына үзгәреш кертү хакында” 504455-7 номерлы федераль закон проекты турында (беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә айлык түләү бирүгә каралган акчалар белән операцияләр өчен банк хезмәт күрсәтүләренә түләү алынмау хакында).

31. “Россия Федерациясе Гаилә кодексының 169 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 548974-7 номерлы федераль закон проекты хакында (илле биш яшькә җиткән хатын-кызларның һәм алтмыш яшькә җиткән ир-атларның алиментлар алуга хокукы өлешендә).

32. “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 498393-7 номерлы федераль закон проекты турында (мәгариф эшчәнлеген лицензияләү вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).

33. “Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы билгеләү эксперименты үткәрү турында” 551845-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

34. “Россия Федерациясе Бюджет кодексының 56 һәм 146 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 551846-7 номерлы федераль закон проекты хакында (“Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы билгеләү эксперименты үткәрүгә бәйле рәвештә).

35. “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 551847-7 номерлы федераль закон проекты хакында (“Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы билгеләү эксперименты үткәрүгә бәйле рәвештә).

36. “Россия Федерациясендә исәп-хисаплар башкарганда контроль-касса техникасы куллану турында” Федераль законның 12 һәм 45 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 542735-7 федераль закон проекты турында (фискаль белешмәләрне яклау өлешендә).

37. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге             33336 статьясына үзгәреш кертү турында” 558296-7 номерлы федераль закон проекты хакында (бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне дәүләт пошлинасыннан азат итү өлешендә).

38. “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында”  Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 548412-7 номерлы федераль закон проекты турында (фитнес төшенчәсен билгеләү өлешендә).

39. “Россия Федерациясендә 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын, 2017 елгы FIFA Конфедерацияләр кубогын әзерләү һәм үткәрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2013 елның 7 июнендәге 108-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына 2020 елгы UEFA футбол буенча Европа чемпионатын әзерләүгә һәм үткәрүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү турында” 553556-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

40. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 558351-7 номерлы федераль закон проекты турында (нәфрәт йә дошманлык уятуга, шулай ук кешелек дәрәҗәсен кимсетүгә бәйле гамәлләр өчен җаваплылыкны төгәлләштерү хакында).

41. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 19.12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”                 546093-7 номерлы федераль закон проекты турында (җинаять-башкару системасы учреждениеләрендәге затларга тыелган предметлар тапшырган йә тапшырырга тырышкан өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

42. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына һава киңлегеннән файдалану кагыйдәләрен, шулай ук йөзү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 547297-7 номерлы федераль закон проекты турында.

43. “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 282 статьясына үзгәреш кертү турында” 558345-7 номерлы федераль закон проекты хакында (нәфрәт йә дошманлык уятуга, шулай ук кешелек дәрәҗәсен кимсетүгә бәйле гамәлләр өчен җаваплылыкны төгәлләштерү турында).

44. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.14 статьясына үзгәреш кертү хакында” 551238-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт ветеринария күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарның исемнәрен “Ветеринария турында” Федераль законга туры китерү хакында).

45. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 һәм 28.3 статьяларына “Роскосмос” космос өлкәсендәге эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясенең лицензия контролен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 549426-7 номерлы федераль закон проекты турында.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International