Халык “Чанаңны җәйдән әзерлә” дигән. Шәһәр территориясеннән кар чыгару һәм чистарту коммуналь хуҗалыклары кар чистарту техникасы парады уздырды. Аларның кар сезонына әзерлеген Бөгелмә мэры Линар Закиров тикшерде.
Смотр-парадка 32 берәмлек техника чыгарылган иде, аларның 9ы – ТСЖ идарәче компаниясенеке. Тагын 8е – ишегалларын чистарту өчен арендага алынган. Шуңа да карамастан, шәһәр хакимияте алга таба да кар чистарту техникасын яңартырга ниятли. Бөгелмәлеләрнең йорт тирәсе территорияләрен кул белән эшләүче 190 ишегалды җыештыручы тәртиптә тотачак.