"Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау!": Бөгелмә яшүсмерләрен офицер һөнәрен үзләштерергә чакыралар

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәдә «Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау! " дигән Бөтенроссия мәгълүмати – агитация акциясе узды. Ул Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында үтте. Акциянең максаты - яшьләргә илнең югары хәрби уку йортлары турында мәгълүмат бирү, хәрби белем бирү һәм армиядә хезмәт итүнең өстенлекләре турында җиткерү.

Республиканың баш хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодинның Бөгелмгә визиты кадетлар мәктәбеннән башланды.  Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров озатып йөрде.

Биредә 2005 елда беренче кадет анты яңгырый. Шул дәвердән алып, кадетлар - шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше, акцияләрдә, тантаналы чараларда, парадларда һәм конкурсларда актив катнашучылар. Бөгелмәдә бер генә мөһим вакыйга да кадетлардан башка узмый. Кадет формасын кигән укучылар шәһәрне республика һәм федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәләр, төрле конкурс лауреатлары һәм җиңүчеләре булып торалар. Укучылар мәктәптән үк хәрби хезмәткә әзерләнә, шуңа күрә алар белән кул көрәше, утлы ату, снаряд ату төрләре буенча дәресләр үткәрәләр.

Чараның икенче өлеше Техника йортында узды, анда югары сыйныф укучылары, мәктәп тәмамлаучылар һәм кадет корпусы курсантлары чакырылган иде.

Иң элек балалар алдында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин чыгыш ясады, ул хәрби хезмәт турында үз үрнәгендә сөйләде. Хәрби комиссар шулай ук балаларга гаскәрләрнең төрләре, заманча техника һәм кораллар, хәрби экипировка һәм төрле коткару чаралары белән тәэмин ителгән Кораллы Көчләрдә хезмәт итү турында сөйләде. Моннан тыш, яшьләргә илнең югары хәрби уку йортлары турында фильм күрсәттеләр.

Тамашачылар алдында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү – мактаулы һәм җаваплы миссия, ул һәрвакыт намуслылык, җитлегү, физик һәм әхлакый чыныгу булды һәм шулай булып кала да. Ул яшь бөгелмәлеләрнең хәрби хезмәткәрләр булгач, үзләрен белемле Ватанны саклаучылар итеп танытырлар дигән ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, "Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау!" акциясе яшьләрне РФ Кораллы Көчләрендәге уңай үзгәрешләр белән таныштыру, хәрби вузларда белем бирүнең өстенлекләре һәм контракт буенча хезмәт итү турында сөйләү өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International