Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне үткәрелә. Инициатива 1988 елда ВИЧ/СПИД турында глобаль хәбәрдарлыкны күтәрү максатында кабул ителә.
Шуның белән бәйле рәвештә "Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсе (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча халык өчен кайнар линия оештыра.
"Кайнар линия» телефоннары: 4-16-21, 4-15-16. Шалтыратулар 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә какбул ителә.