Соцпакет яки акча?

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучы булган РФ гражданнары сентябрь азагына кадәр, киләсе елда дәүләт гарантияли торган социаль пакетны нинди формада кулланачакларын сайларга тиеш.

Пенсия алучы карары нигезендә, социаль пакет база пенсиясенә кертеләчәк акчалата эквивалентка индексацияләнергә мөмкин.

Тулы социаль пакет 2019 елда 1075,19 сум тәшкил итә һәм гарантияләнгән тәэмин итүнең берничә пунктын үз эченә ала: табиб билгеләве буенча дару препаратлары — 828,14 сум; медицина күрсәткечләре булган очракта шифаханәдә дәвалану — 128,11 сум; шәһәр яны тимер транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару — 118,94 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International