Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова Бөгелмә районы башлыгы исеменнән тыл хезмәтчәне Мәдинә Мөкәрәм кызы Гәрәйшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
"Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сез - безнең барыбыз өчен дә, яшь буын өчен дә үрнәк, хезмәтегез һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телисе килә. »,-дип ассызыклады Эльвера Резванова. Моннан тыш, ул РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.