2019 елның 23 мартында Бөгелмәдә - «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Бөгелмә муниципаль районының, кышкы спорт сезоны ябылу кысаларында, чаңгы эстафетасы узачак.
Ярышлар программасы:
- Сәгать 10.00. - парад-ачылыш;
- Сәгать 10.30 - ярышларда катнашучыларның масс-старты (4 км һәм 2 км дистанцияләр).
Ярышларда катнашучының күкрәк номеры булу мәҗбүри шарт булып тора, ул оешма тарафыннан беркетелгән старт номерын күрсәтеп тора.