2018 елның октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге полиция бүлегенә акча урлау турында гариза белән Лениногорск фирмаларының берсендә куркынычсызлык хезмәте башлыгы мөрәҗәгать итә. Оешма вәкиле сүзләренә караганда, 2017 елның 7 мартында алар һәм Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан компания арасында Интернет челтәре аша металл профильләр белән тәэмин итү турында килешү төзелгән. Фирма әлеге счетка 800 мең сумнан артык акча юллаган. Әмма билгеләнгән вакытка заказ килмәгән, ә партнерларның барлык телефоннары сүндерелгән була.
Моннан тыш, зыян күрүчеләр «липовая» оешма теркәлгән адреска мөстәкыйль рәвештә барып, бинаның озак вакыт буш торуын ачыклыйлар.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча: "Зур күләмдә мошенниклык" буенча җинаять эше кузгатылган.
ТР буенча ЭЭМ исегезгә төшерә, сатучы турындагы мәгълүматны игътибар белән өйрәнегез. Исегездә тотыгыз, сез аның турында берни дә белмәгән затка яки компаниягә акча күчерергә җыенасыз.