Бөгелмә хакимият бинасында традицион атналык «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җитәкчелегендә үтте.
Мәдәният хезмәткәрләре көне
Киңәшмә башында Линар Закиров мәдәният хезмәткәрләренә котлау сүзләре җиткерде:
Ташуга әзерлек
Язгы ташу җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Соңгы елларда елгалар нык ташымады. Шулай да Татарстанның кайбер районнары югары әзерлек режимында булды.
Бөгелмә районында шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең күчмә утырышы узды. Карабаштан тыш, куркыныч зонада Татар Димскәе, Иске Сумароково, Петровка, Кодаш, Кече Бөгелмә, Покровка, Зеленая Роща авыллары да бар.
Цифрлашабыз
Бөгелмәдә волонтерлар өчен укулар узды, алар халыкка цифрлы телевидение сигналын кабул итү өчен бушлай җиһазлар урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Волонтерлар рәтенә 17 яшьтән 36 яшькә кадәрле бөгелмәлеләр кергән. Алар арасында машина төзелеше техникумы, аграр һәм һөнәри-педагогика көллияте студентлары да бар. Шулай ук командада Восточный, Березовка, Кече Бөгелмә авылында яшәүче яшьләр дә бар. Алар урыннарда якташларының телевидение белән килеп туган проблемаларын хәл итәчәк.
Әлеге курсны узганнан соң волонтерлар ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан бирелгән махсус таныклыклар алачаклар.
Волонтерлар сезгә килгәч үзләренең паспортларын күрсәтергә тиеш булачак.
4-67-75 номеры буенча телевизорны көйләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук бушлай Федераль «кайнар линия»дә эшли: 8-800-220-2002.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне
24 мартта бөтен дөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтте.
Туберкулез – дөньяда йогышлы авырулардан үлүчеләр саны артуның әйдәп баручы сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу авырудан дөньяда көн саен 4 500гә якын кеше үлә, ә 30 000 кеше аның белән авырый башлый.
2018 елда Татарстан Республикасында туберкулезның 1 154 яңа очрагы теркәлгән. Безнең диспансерда 144 пациент исәптә тора, ягъни яңадан ачыкланучылар һәм үзара элемтәдә торучылар.
Узган ел 64 бөгелмәле исәпкә алынган, шуларның дүртесе – балалар. Быел тагын җиде яңа очрак теркәлгән, аларның икесе – яшүсмерләр. Балаларда туберкулез авыруы бик авыр үтә. Чөнки аларның әлегә иммунитеты ныгымаган.
Кикбоксинг буенча турнир
Бу атнада 27–28 март көннәрендә Бөгелмәдә фулл-контакт дисциплинасында кикбоксинг буенча ачык турнир узачак.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында Дәүләт Думасы депутаты һәм бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, профессионаллар арасында дөнья чемпионы Алексей Трифонов, дөнья чемпионы Илназ Сәйфуллин бар. Ярышлар «Юность» спорт комплексында үтәчәк.
Санитар-экологик икеайлык
1 апрельдә бөтен республика буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Район территорияләрен тиешле санитар һәм экологик хәлгә китерү буенча масштаблы эшләр тормышка ашырылачак.
2018 елда Бөгелмә муниципаль районында икеайлык кысаларында 59 берәмлек техника җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 25 мең кубметрдан артык чүп чыгарылган. 106 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.
Быел икеайлык вакытына шимбә өмәләре графигы расланган. 6, 20, 27, 30 апрель һәм 8, 24, 31 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә барлык милек формасындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп, гомумшәһәр һәм район өмәләре үткәреләчәк.
Бөгелмә шәһәре территориясеннән чүп-чарны җыю һәм чыгару өчен шәһәркүләм өмәләр үткәрү вакытында хезмәт күрсәтүче «Бөгелмә Сервис» ҖЧҖ транспортыннан, идарәче компанияләрдән һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелә торган транспортлардан файдалану планлаштырыла.
Моннан тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы янә «ЭКОяз» республика конкурсы үткәрәчәк. Безнең районда 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләре буенча конкурсның район этабы үткәреләчәк.
Конкурста Бөгелмә районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашучы предприятие, оешмалар, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Район этабында җиңүчеләр конкурсның икенче этабына җибәреләчәк.