26 мартта юеш кар көтелә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

26 мартта аязучан болытлы һава булачак. Төнлә кар, юеш кар, урыны белән кыска вакытлы буран, көндез урыны белән ТР көнбатышында юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12, төнлә урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр, көндез 14 метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә -1..- 6º, көндез максималь һава температурасы +1 ..+6º. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International