"Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесендә «Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Социаль интеграция" темасына семинар узды.
Очрашуга «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре, Бөгелмәнең 10 нчы мөмкинлекләре чикләнгән балалармәктәбе укытучылары, табиблар, педагоглар, мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче ата-аналар чакырылган иде.