Кунакчыл Бөгелмә шәһәрендә 2019 елның 28-30 мартында «Бөгелмә – Мәскәү транзит " XI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды.
Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Оренбург өлкәсенең төрле шәһәрләреннән 1000нән артык катнашучы Техника йортында һәм балалар сәнгать мәктәбендә чыгыш ясадылар. Бөгелмәне 418 яшь талант тәкъдим итте.