Зыян күрүчеләр алдакчылар счетына 12 мең сумнан артык акча күчергән.
17 март көнне 30 яшьлек бөгелмәле социаль челтәрләрдә хатын-кызлар киемнәре сатучы сайт таба. Кыз сатучыга тун өчен 8500 сум акча күчерә. Әмма, сатучы элемтәгә чыгудан туктый. Шул ук көнне үзенең дус кызы киңәше буенча, 28 яшьлек җирле хатын-кыз пәлтә сатып алырга була, аны шул ук сайттан дистанцион сатып ала. Ул шулай ук сатучы тарафыннан күрсәтелгән счетка 3600 сум күләмендә акча күчерә.
РФ Җинаять кодексының 159 статьясында каралган "Мошенниклык" буенча җинаять эше кузгатылган.