Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы залында ел саен үткәрелә торган "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика бәйгеләрен үткәрү йомгаклары буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә бүләкне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Резвановага тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International