Бөгелмәдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен үткәрделәр

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Кадет интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар сафларына алынучыларга - 2019 елгы язгы чакырылышка багышланган тантаналы кичә узды. 1 апрельдә башланган язгы чакырылыш кампаниясе барышында Татарстан Республикасыннан өч меңнән артык егет, шул исәптән Бөгелмә егетләре дә Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак.

Бөгелмә муниципаль районыннан хәрби хезмәткә 1992-2001 елларда туган, кичектерү хокукы булмаган 102 егет чакырылачак. 

Бөгелмә хәрби комиссариатыннан республика җыелу пунктына беренче озату 22 апрельгә планлаштырылган, ул агымдагы елның 15 июлендә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International