Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә «Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе турындагы мәгълүмат белән Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады.
Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем «Бөгелмә урман комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Владимир Герольдович Карамышечкинга бирелде.