Шәһәр мэры гражданнарны шәхсән кабул итте

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бөгелмәлеләр гражданнар кабул итү барышында Линар Закировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Алар, аерым алганда, түбәдән су үтү, шулай ук күпфатирлы йортларның берсенең ишегалды территориясен төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорадылар.

Бөгелмә мэры барлык сорауларны да урыннарга барып хәл итәргә вәгъдә бирде. Моннан тыш, бөгелмәлеләр тарафыннан яңгыраган проблемаларны хәл итү өчен тиешле хезмәтләргә мөмкин вариантларны карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International