20 апрель - гомумшәһәр өмәсе

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

1 апрельдә Бөгелмәдә өмәләр башланды. Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Генераль җыештыру вакытында парклардан, урамнардан һәм ишегалларыннан чүп-чарны җыештырачаклар һәм яшел үсентеләрне яңартачаклар.

Чүплеккә озатуны көтүче капчык өемнәре шәһәр пейзажына начар йогынты ясый. Шуңа күрә быел шәһәрне чистартуда катнашучыларның барысының да килешеп эшләүенә зур игътибар юнәлтелә. Полигонга чүп-чар өмәләр узган көннәрдә генә чыгарылачак.

Исегезгә төшерәбез, массакүләм өмәләр 20, 27 һәм 30 апрельдә, шулай ук 7, 24, 31 майда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International