23 апрельдә Бөгелмәдә "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе старт ала

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 23 апрелендә Бөгелмәдә "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе старт ала.

Илнең барлык почмакларыннан меңләгән "Җиңү волонтерлары" акция узган көннәрдә  георгий тасмаларын таратачак һәм аны дөрес файдалану турында сөйләячәкләр. 

Георгий тасмасы - фашизмнан саклап калучылар турында хәтер билгесе; бөтенесен фронт өчен эшләгән кешеләргә - рәхмәт; ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. 

Ул 2019 елның 23 апрелендә 17.00 сәгатьтә Техника йорты янында старт ала. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International