Урман янгыннары куркынычы янаган Бөгелмә районы торак пунктларында, балалар лагерьларында һәм башка объектларда тикшерүләр үткәрелә

2019 елның 19 апреле, җомга

Җылы, коры көннәр башлануга, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре өчен “кайнар” чор җитә. Коры үләнгә ут кабу, авыл җирләрендә, урман зоналарында, басуларда, бакча участокларында чүп-чар яндыруга һәм шулай ук халының табигать кочагына чыгып, ял итәргә ашкынуы, учаклар ягуына бәйле рәвештә, янгын чыгу очраклары күпкә арта.    

2019 елның “кайнар” көннәренә әзерлек дәрәҗәсе турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Баш идарәсенең Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Максим ПЕСТЕРЕВ чыгыш ясады. Сезнең игътибарга, хөрмәтле укучыларыбыз,  шул чыгышның кыскача эчтәлеге тәкъдим ителә.

2019 елның 10 апрелендә Бөгелмә районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең чираттагы утырышы булды һәм анда район торак пунктларын янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән ныгыту чаралары каралды. Иң башта урман зоналарына якын булган торак пунктларның, бакчачылык ширкәтләренең, икътисадый объектларның исемлеге яңартылды, балаларның сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары, коммерцияле булмаган иҗтимагый берләшмәләр объектлары да исәпкә алынды. Аларда хәзер янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, тикшерүләр уздырыла.

Коры  үләннәрнең, чүп-чарларның, урманнарның дөрләп януларына юл куймау, башка табигый янгыннарыннан саклану максатларында, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре, Җирле үзидарә органнары вәкилләре, ирекле янгын сүндерү отрядлары әгъзалары белән берлектә,  эчке эшләр органнары, республика һәм җирле хакимият органнары хезмәткәрләрен дә җәлеп итеп, профилактик эшләр алып бару: торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләрендә, шулай ук кешеләрнең күпләп ял итү урыннарында һәм урманнарга, табигый объектларга янгын куркынычы янаган башка урыннарда бергәләп патрульлек итү планлаштырыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендә кабул ителгән “Янгынга каршы режим турында” дигән 390нчы карарында расланган “Янгынга каршы кагыйдәләр”нең 218нче пунктына ярашлы рәвештә, болыннарда, тау битләрендә узган елгы коры үләнне, авыл хуҗалыгы җирләрендә, чәчүлекләрдә камылны,  эскерт төпләрен яндыру катгый тыела.

Авыл хуҗалыгы җирләрендә, запаска калдырылган җирләрдә ачык ут ягу бары тик әлеге Кагыйдәләрдә, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РФ Табигый ресурслар һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыклары белән килешү нәтиҗәсендә кабул иткән хокукый-норматив актларында күрсәтелгән тәртиптә генә башкарыла ала. Бу – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2016 елның 26 гыйнварында  кабул иткән “Авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган җирләрдә һәм запастагы җирләрдә ачык уттан файдалану һәм учак ягу Тәртибен раслау турында”гы 26нчы Боерык. Анда әлеге җирләрдә ачык уттан файдалануга карата таләпләр аерым-ачык күрсәтелгән.

Бу Тәртип буенча ут тергезү, учак ягу махсус көйләнгән урыннарда, югарыда әйтелгән Боерыкта билгеләнгән нәрсәләргә мөнәсәбәттә билгеле бер таләпләрне саклаган очракта гына рөхсәт ителә:

– ачык ут ягуның урынына;

– файдаланырга ярамаган савытка;

– якын-тирәдәге объектларга кадәр (биналар, корылмалар, төзелешләр, складлар, эскертләр, агачлар, куаклар, урманнар) араның ни дәрәҗәдә ерак булуына;

– ут ягасы урынның тирә-як территориясен чистартуга;

– ут таралуны чикләү, бетерү өчен янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешкә, янгын сүндерү подразделениеләрен чакыру өчен элемтә чаралары булуга.

Авыл хуҗалыгы җирләрендәге бакча участокларында, махсус савытларда ризык әзерләү өчен учак ягу, коры үләннәрне, камылларны, башка янучан материал калдыкларын юк итү, ачык ут файдаланыла торган күмәк чаралар оештыру очраклары өчен махсус аерым таләпләр билгеләнгән. Андый очракларда яккан ут урынында пыскып янулар тәмам сүнеп беткәнче, очкын башка җиргә сибелмәсен, ут үрләп китмәсен өчен, ныклы күзәтчелек итү, контроль оештырылрга тиеш. Ут янган җиргә, учак урынына соңыннан балчык (ком) салу, су сибеп, очкыннарны бөтенләй сүндереп бетереп китү тиеш.

Әлеге Боерыкның 5ннче пунктына ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы җирләрендә (бакчаларда һ.б.) махсус савытларда (мангалларда, кыздыргычларда) ризык әзерләү өчен бина-корылмалар, башка төзелеш объектлары белән учак урыны арасын – биш, ә учак янының янучан материалларга кадәр арасындагы чистартылу территориясен ике метрга кадәр киметергә рөхсәт ителә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20,4нче маддәсендә түбәндәгечә административ җавап тоту (штраф салу) каралган:

– гражданнарга – 2 – 3 мең сум;

– вазифаи затларга – 6–15 мең сум;

– юридик оешма оештырмый гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә –20–30 мең сум;

– юридик затларга – 150–200 мең сум.

Ә инде янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда кылынган шундый ук гамәлләр өчен штрафлар күләме дә арта:

– гражданнарга – 2 – 4 мең сум;

– вазифаи затларга – 15–30 мең сум;

– юридик оешма оештырмый гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә –30–40 мең сум;

– юридик затларга – 200–400 мең сум.

Чыгышының ахырында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Баш идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге Баш дәүләт инспекторы янгын чыгу куркынычы бермә-бер арткан язгы-җәйге чорда барлык кешеләрне дә аеруча игътибарлы һәм уяу булырга өндәде:

– Үзен һәм якыннарын куркыныч астына куймас өчен һәрбер гражданин тиешле хәвефсезлек чаралары күрер дип ышанам, – дип сүзен төгәлләде Максим Пестерев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International