Бөгелмә районы ветераннар советы Карабаш бистәсендә күчмә утырыш үткәрде

2019 елның 26 апреле, җомга

Карабаш бистәсендә хәзерге вакытта 1500гә якын пенсионер яши. Шул исәптән сугышта катнашкан 2 кеше һәм 75 тыл хезмәтчәне. Җирле ветераннар советы Бөгелмә ветераннар советы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әмма советның күчмә утырышын беренче тапкыр каршы ала.

Утырышның пленар өлешендә Бөгелмә районы ветераннар Советы Президиумы берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алышты, якын киләчәккә планнар билгеләде һәм Карабаш халкына җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International