Бөгелмә мэриясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында май бәйрәмнәрен үткәрү чорында халыкның иминлегенә бәйле иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү Көненең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында Бөгелмә муниципаль районында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – полиция башлыгы Роман Водников сөйләде.