Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Авыр атлетика федерациясенең чираттан тыш хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә Федерация әгъзалары, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкилләре һәм чакырылган затлар катнашты. Аны традиция буенча Татарстан Республикасы Авыр атлетика федерациясе президенты – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.