Әлмәт Яшьләр үзәгендә узган дебатларда катнашучылар заманча белем бирүнең сыйфатына һәм үтемлелегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
«Мәгариф: хезмәт базарында сыйфат, һәркем өчен аңларлык булу һәм перспективалар» темасы буенча фикер алышуда Бөгелмә, Нурлат, Баулы, Лениногорск һәм башка район башлыклары катнашты.
Һәр чыгыш ясаучы заманча мәктәпнең актуаль проблемаларын билгеләде һәм аларны хәл итү буенча конкрет тәкъдимнәр бирде. Мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне модернизацияләү һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы башка актуаль мәсьәләләр каралды.
Соңыннан дебатларда катнашучылар сорауларга җавап бирделәр.