Бөгелмә командасы дүртенче тапкыр футбол буенча ТР Суперкубогын яулады

2019 елның 27 апреле, шимбә

Узган сезонда “Бөгелмә-РУНАКО” һәм “Шинник” уенчылары өч тапкыр очрашты һәм өч матчта да бөгелмәлеләр җиңү яулады. Моннан тыш, 2017 елгы ТР чемпионатының ике очрашуы да “РУНАКО” файдасына тәмамланды. Соңгы тапкыр “Шинник” 2016 елда “РУНАКО”ны җиңде – Бөгелмәдәге очрашу Түбән Кама спортчылары файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бүген бөгелмәлеләр 3:0 исәбе белән җиңү яулады һәм дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы Суперкубогына ия булдылар.

ТР Суперкубогы 2011 елдан бирле үткәрелә. Аны биш команда яулады: “Бөгелмә-РУНАКО” – өч тапкыр, “Шинник” (Түбән Кама) – ике тапкыр, “Таролайт” (Казан), “КАМАЗ” (Яр Чаллы) һәм “Яшел Үзән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International