Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә мэриясендә Истанбулдагы “TTAF” концерны вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Фикер алышу өчен төп тема – Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге мәсьәләсе булды.

Концернга 2003 елда нигез салынган, дөньяның 65тән артык иленә экспортлана торган төрле продукция җитештерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Компания урам һәм сәнәгать яктыртуы, телекоммуникация, автомобиль, оборона, аэрокосмик сәнәгать өчен тоташтыргычлар җитештерә һәм экспортлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International