Башта ул кыскача 2018 елда башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Юл төзүчеләр 106 мең квадрат метр юл ремонтлаган. Исемлек “Халык контроле” системасы аша бөгелмәлеләрнең теләкләрен һәм мөрәҗәгатьләрен, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының шәхси кабул итүе, электрон документлар әйләнеше системасы аша кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып формалаштырылды. Юл эшләренә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 144 миллион сум тәшкил иткән.
2019 елга Бөгелмә муниципаль районында юл-урам челтәрен ремонтлау буенча дүрт программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
“Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларына асфальт түшәлгән юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча 50 миллион сум бүлеп бирелгән. Алдан төзелгән исемлектә Гафиятуллин (Озерная урамыннан алып, Энгельс урамына кадәр), Губкин (Гафиятуллин урамыннан алып, Кызыл Армия урамына кадәр), Депо, Дзержинский (К. Маркс урамыннан Кызыл Армия урамына кадәр), Казан (Кызыл Бистә урамыннан Ленин урамына кадәр), Тургенев (Гончаров урамыннан алып, Матросов урамына кадәр), Совет (Ненастин урамыннан алып, Ягъфәров урамына кадәр), Ленин (Кече Петровка урамыннан Радищев урамына кадәр), Лермонтов (Заречная урамыннан Ломоносов урамына кадәр) урамнары бар.
Вак таш, ком катнашмасыннан каплам җәю программасы буенча гомуми 24 673 квадрат метр мәйданга 30 миллион сум бүлеп бирелгән. Программага Герцен, Сәйдәшев, Шевченко, Терешкова, Чехов, Кольцов, Радищев урамнары, Декабристлар тыкрыгы, Югары бистәнең Солнечный тыкрыгы, Дубовая, Черников урамнары, Кече Бөгелмә авылының Березовая, Совхозная урамнары, Подлесный поселогының Светлая һәм Кондратьева урамнары, Карабашта Яшьләр урамы, Аксай авылында Березовая урамы кергән.
2019 елга ишегалды территорияләрендә юл эшләре программасы буенча 45 миллион сум акча тоту планлаштырылган. Чокырларны ямау программасы буенча Бөгелмә шәһәре бюджетында 3 миллион сум күләмендә акча каралган. 22 апрель көнне чокыр ямау ремонты буенча электрон аукцион нәтиҗәсендә подрядчы оешма билгеләнде. Әлеге төр эшләрне “Нур” җәмгыяте башкарачак. Алар эшкә 23 апрель көнне үк керештеләр.
Киңәшмәдә Бөгелмә районы башлыгы юл хезмәте хезмәткәрләренең үз эшләрендә салкын мөнәсәбәтләренең аерым очракларын билгеләп үтте. Узган атнада Бөгелмә кешесе видеокамерага яңгырда чокырларны ямау эшләрен башкаруларын теркәгән. Михаил Конков сүзләре буенча, икенче көнне әлеге урыннарда түшәлгән асфальт яңадан алынган һәм технологияләр буенча җәелгән.
Дым өчен көрәш
Бөгелмә районында чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Районның барлык хуҗалыклары да эшкә кереште. Бүген инде 7 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылган – бу барлык мәйданның 16 проценты дигән сүз. 46 агрегат басуларда эшли.
Бөгелмә районы кырларында барлык көзге культуралар тукландырылды һәм тырмаланган. 20 мең гектарда дым каплатылган.
Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрләрсез үтсен өчен
Алда – май бәйрәмнәре. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә районы башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга объектларны һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны террорчылыктан саклау мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
Янгынга каршы режим
25 апрельдән Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Безнең райондагы хәлләр белән янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Абросимов таныштырып узды.
Билгеле булганча, Бөгелмә районында урман массивларына якын урында 3 163 кеше яши торган 7 торак пункт – Сосновка, Петровка, Зеленая Роща, Подлесный, Алга, Восточный, Таллы Бүләк авыллары урнашкан. Барлыгы 1 078 йорт – куркыныч астында. Моннан тыш, урман массивларына якын җирдә 2 балалар ял-сәламәтләндерү лагере урнашкан.
64нче янгын сүндерү-коткару бүлеге көче белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча барлык чаралар үткәрелгән. Аерым алганда, янгын сүндерү чаралары, ягулык-майлау материаллары резервы булдырылган. Кырлар, авыл тирәләре коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистартыла.
Бөгелмә гарнизоны көчләре һәм чаралары янгын зоналарында коткару эшләрен уздыруга әзер. Язгы-җәйге янгын куркынычы чорына бәйле авария-торгызу эшләрен һәм башка кичектергесез эшләрне башкаруга 297 кеше, 34 берәмлек техника җәлеп итү планлаштырыла, – дип нәтиҗә ясады Алексей Абросимов.