Вязовка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Барлык катнашучылар өчен Вязовка авыл мәдәният йортының иҗат эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ял итүчеләр кул моторикасы уеннарында бик теләп катнаштылар, ә соңыннан үз көчләрен домовенок ясатуда сынап карадылар.