"Язгы игелек атнасы" кысаларында, 2019 елның 22 апреленнән 29 апреленә кадәр, "Бөгелмә муниципаль районы хатын-кызлар советы" җәмәгать оешмасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында "Игелек йөрәкләре" акциясе игълан итте. Атна дәвамында балалар игелекле эшләр башкарды - кошларны һәм йортсыз хайваннарны ашаттылар, чәчәкләргә су сиптеләр, уенчыклары белән бүлештеләр.
30 апрель көнне "Бөгелмә" кунакханәсе каршындагы мәйданда флешмоб узды, анда 200дән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Әкият геройлары - аю, юлбарыс һәм куян белән берлектә, алар үзләренең игелекле эшләре белән зур йөрәк ясадылар.