Бөгелмәлеләр "Авылга яхшылык" бөтенроссия акциясен актив хупладылар. Табиблар һәм волонтерлар Березовка һәм Подгорныйда булдылар. Активистлар авыл кешеләре өчен концерт оештырдылар, җирле ФАПларны һәм якын-тирә аудиторияне тәртипкә китерделәр. Ә барлык теләүчеләр медицина тикшерүе дә үтә алды.