Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэрының Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

1 Май күп буын бөгелмәлеләр өчен язгы яңарыш, бердәмлек, тыныч хезмәт шатлыгының символы булып тора. Ә бу кыйммәтләр һәр заманда да мөһим булып кала, чөнки намуслы хезмәт – җәмгыятьнең дә, гаиләнең дә иминлегенең нигезе ул.

Бүген безнең муниципаль берәмлек каршында икътисадый үсешне инновацион юлга чыгару, хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кешеләрнең тормыш хәлен яхшыртуга бәйле  бик җаваплы бурычлар тора.  Эшсөючәнлек, тырышлык, активлык, уңышка һәм лаеклы киләчәккә йөз тотып эшләү безгә бу бурычларны лаеклы хәл итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам.

Барлык якташларыма яхшы кәеф, өмет-ышанычлар, һәр башлангычларында уңышлар телим. Сезгә тынычлык, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим!

Л. ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International