Спорт яңалыклары: футболлы яллар

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Шимбә көнне - 4 майда Республикада югары лига командалары арасында футбол буенча чемпионат старт алды. Казанда - беренче турда "Бөгелмә-Рунако" командасы җирле "Рубин-2" командасын 2-1 исәбе белән җиңде. Рунаковчылардан Александр Бухаров һәм Венер Ягудин яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Беренче турның икенче матчында җирле "Энергетик" үз стеналарында Түбән Каманың "Нефтехимик-2" командасына 1-2 исәбе белән оттырды.

Киләсе турда - 11 майда "Бөгелмә-Рунако" үз кырында Казанның "Смена" командасын кабул итәчәк. Очрашу 14.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International