Бөгелмәдә торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесен тәкъдим иттеләр

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов кадрлар үзгәрешләрен җиткерде. ТКХ, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы итеп Мирфаяз Кашапов билгеләнде.

Мирфаяз Сәлахетдин улы Кашапов 1955 елда туган, югары белемле, озак вакытлар "Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖе начальнигы, Бөгелмә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International