Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән вакытта - шәһәрдә массакүләм чаралар вакытында шәһәр урамнары буенча хәрәкәтнең өлешчә чикләнүе турында хәбәр итә.
9 майга кадәр М. Җәлил урамы участогында (Гафиятуллин урамыннан алып, Тукай урамына кадәр) хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. 9 майда иртәнге 7дән алып, Гафиятуллин урамында (Октябрь урамыннан алып, Шашин урамына кадәр) һәм М. Җәлил урамында (Ворошилов урамыннан алып, Тукай урамына кадәр) хәрәкәт туктатылачак.