Бүген ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чираттагы Бердәм кабул итү көне узды. Эшче төркем составына суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, опека хезмәте һәм башкалар керә. Кабул итүгә 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
Хатын-кызларның иң актуаль мәсьәләсе - бурычлы кешеләргә карата кулланыла торган мәҗбүри түләтү чаралары, мәсәлән, милекне кулга алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу кебек чаралар.
Барлык мөрәҗәгатьләргә бүлек башлыгы - Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Бөгелмә районы өлкән суд приставы Надежда Митряева консультацияләр һәм җентекле аңлатмалар бирде.