«Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе мәйданында 100дән артык бөгелмәле "Җиңү диктанты" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Теркәлү барышында һәр катнашучы волонтерлар - яшь гвардиячеләр кулыннан Георгий тасмасын алды. Чара башланыр алдыннан мәктәпнең актлар залында акциядә катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Резванова һәм район Советы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев сәламләде.