Бөгелмә районында "ЭкоНива" Агрохолдингының яңа фермасына беренче таш салынды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Ферма төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр, «Төньяк нива Татарстан»ның бүлендек компаниясе директоры Петр Дубянский һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.

Чарада катнашучылар булачак ферма нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язылган капсула салдылар. Шуннан соң булачак ферманың беренче ташын Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий һәм Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов изгеләндерделәр.

Бу - инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелешкә планлаштырылган өч ферманың беренчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International