Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры үзәк район хастаханәсендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
8 ветеран Җиңү көнен хастаханә стеналарында каршылый. Бәйрәм белән котлау өчен шәһәр мэры Линар Закиров һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларга, толлар янына шәхсән килделәр. Ветераннар югары комфортлы махсуслаштырылган хастаханә палаталарында булдылар. Аларның һәркайсына кереп, кәефләр бүоләк иттеләр, медперсоналның мөнәсәбәте белән дә кызыксындылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына бүләкләр дә тапшырдылар.