Бөгелмә мэры Линар Закиров Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды.

Парад башланыр алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков "Мәңгелек дан" мемориалына, шулай ук Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салды. Монументның мрамор плитәләрендә сугыш кырларында һәлак булган 5560 кешенең фамилияләре мәңгеләштерелгән. Бөгелмә һәм районыннан сугыш елларында фронтка киткән 15 мең солдатның нибары 10 меңе генә әйләнеп кайткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International