Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 10 меңнән артык кешене җыйды

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмә мэры, фронтовик бабасының портретын тотып, Хәтер маршын җитәкләде, анда катнашучылар Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиятуллин һәм Муса Җәлил урамнары буйлап «Мәңгелек дан» мемориалына кадәр бардылар.

Ярты сәгать эчендә 10200 бөгелмәле «Үлемсез полк» марш белән узды. "Үлемсез полк" тарихка кереп калды. Бөтен ил буенча акция миллионлаган кешене берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International