Бүген Бөгелмәдә «Кызыл канәфер» - 2019 Бөтенроссия акциясе старт алды. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 22 июньгә кадәр «Җиңү волонтерлары» оешмасы шәһәр һәм районда «Кызыл канәфер» значокларын тарата. Сатылган һәр значок - ул сугыш ветераннарына һәм анда катнашучыларга ярдәм итүгә китә, медицина ярдәме һәм дару препаратлары алуга өлеш кертү була.
«Мин барыгызны да бу изге эшкә кушылырга чакырам. Бергә без ветераннарга ярдәм итәчәкбез!",- дип өстәде мэр.