Бөгелмәдә "Эковесна-2019" акциясе кысаларында, белем бирү учреждениеләре арасында, чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Атна дәвамында мәгариф учреждениеләре микрорайон территорияләрен, сугышчылар күмелгән урыннарны чистарттылар, экологик дәресләр, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм акцияләр уздырылды.
Педагоглар һәм укучылар мәктәп яны участокларында чәчәк һәм яшелчә культуралары утырту буенча эш үткәрделәр.
Акциядә барлык белем бирү учреждениеләренең 2300 хезмәткәре, 10000 меңнән артык укучы катнашты.
"ЭКОяз-2019" муниципаль конкурсы нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
Экосадик-2019
Шәһәр учреждениеләре арасында - 37нче балалар бакчасы, авыл җирлекләре арасында – Зеленая Роща балалар бакчасы
Экошкола-2019
1 урын шәһәр учреждениеләре арасында – 3 нче мәктәп, авыл җирлекләре арасында - Карабаш 2 нче урта мәктәбе
Экосемья-2019
Березовка НШДС (Бакимовлар гаиләсе)
Башка белем бирү учреждениеләре конкурсның призерлары һәм лауреатлары статусын алды.