«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сулыкларны һәм аларның ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе игълан итте. Бу акциядә бөгелмәлеләр дә актив катнашты.
Оештырылган һәм башкарылган төзекләндерү эшләре – чүп-чар җыештыру, чистарту – Үзәк шәһәр сулыгын һәм «Хәким күле» сулыгын чистарту. Бу эштә Үзәк сырхауханә; «Таттелеком» ГАҖ; Бөгелмә МРУЭС, «Бөгелмә электр челтәрләре» Челтәр компаниясе ААҖ; ГКС «НПП» ҖЧҖ; «БЭНЗ» ААҖ; «ВолгаСпецмаш» ЯАҖ, «УТТ Бугинское» ҖЧҖ, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ хезмәткәрләре актив катнаштылар.