2019 елның 17 маен: метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2019 елның 17 маенда Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр һәм боз явачак. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр, минималь һава температурасы төнлә +5..+10, максималь һава температурасы көндез + 12 .º.+17º.

Урам һәм юллар буйлап барганда игътибарлы һәм сак булыгыз. Урамда булганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары янында йөрүдән сакланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8(843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International