Юрий Камалтынов: «Парламентның яңа составы нәтиҗәле, профессиональ һәм ачык булырга тиеш»

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бу елның сигезенче сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачак. Әлеге мөһим сәяси вакыйгага әзерлек кысаларында, бердәмроссиялеләр бөтен республика буенча актив эш алып бара. Аның бер формасы - алдан тавыш бирү. Аның максаты - партия кандидатларының исемлеген формалаштыру, иң яхшы партия вәкилләрен сайлауга тәкъдим итү.

Бөгелмәдә праймериз алдыннан, «Бердәм Россия» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның чираттагы очрашуы узды.

26 майда  депутатлыкка  Бердәм алдан тавыш бирү көне узачак, аның нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә булачак сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк. 

Бу көнне 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Бөгелмә шәһәре территориясендәге мәктәпләрдә оештырылган 7 хисап участогы үз эшен башкарачак: №4, 8, 11, 13, 16, 7-нче гимназия һәм 14-нче номерлы татар гимназиясе. Район территориясендә шулай ук 6 хисап комиссиясе эшләячәк: Карабаш, Кече Бөгелмә,Зеленая Роща, Березовка, Подгорный һәм Нарат авылларында.

Һәр сайлаучы 2 бюллетень алачак һәм "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында үзләре теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International