ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Бөгелмә районында булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Авыл халкы ни белән яши, аларны нәрсә борчый һәм аларга ни җитми. Кече Бөгелмә халкы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән үзләренең проблемалары һәм үтенечләре белән уртаклашты.

Бу көнне депутатка кабул итүгә барлыгы 5 кеше килде. Кече Бөгелмә урта мәктәбе директоры Артур Гәрәев җирле спортчыларның футбол мәйданчыгы турындагы хыялын җиткерде, шулай ук мәктәп бинасында тәрәзә блокларын алыштыруда ярдәм сорады. Ә җирле халыкның берсе Ирек Салиховка Мир урамының кечкенә өлешен тәртипкә китерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Анда Совет чорында ук сибелгән вак таш күптән калмаган инде.

Депутат үзе билгеләп үткәнчә, халыкны кабул итү - халыкның хакимият белән тыгыз бәйләнеше формасы. Шуңа күрә барлык яңгыраган үтенечләр һәм сораулар эшкә алынды һәм җентекләп өйрәнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International